Рөстәм Миңнеханов Россия Герое исеменә лаек булган якташыбызны котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое исеме бирелү уңаеннан, якташыбыз, полковник Сергей Хәйретдиновка котлау телеграммасы юллады.

«Хөрмәтле Сергей Рәфык улы! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлыйм. Сезнең туган илебезнең иминлеген саклау һәм җәмәгать тынычлыгын тәэмин итү буенча фидакарь хезмәтегез, хәрби бурычны үтәгәндә Сез күрсәткән батырлык, кыюлык һәм тугрылыкның ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелүенә шатмын. Бу күңелле һәм мөһим вакыйга Сезне киләчәктә нәтиҗәле хезмәтro һәм алдыгызда торган дәүләт әһәмиятендәге барлык җаваплы стратегик бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә рухландырыр дип ышанам. Сезгә Ватаныбыз хакына зур уңышлар, нык сәламәтлек, ышаныч һәм бәхет телим», – диелә телеграммада.


Фикер өстәү