Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков 9 гыйнвардан ир-атларга илдән чыгарга рөхсәт итмәү турындагы хәбәрләрне мәгълүмати ялган дип атады. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ агентлыгы хәбәр итә.
«Әйе, бу гадәти мәгълүмати ялган, мәгълүмати диверсия», — диде Кремль вәкиле.
Украина гаммәви мәгълүмат чаралары, илнең Саклану министрлыгы разведка идарәсенә сылтама белән болай дип язып чыккан иде: имештер, Федераль иминлек хезмәте барлык чик буе идарәләренә «А», «Б» һәм «В» категорияләре арасыннан хәрби хезмәткә әзерлек турында нәтиҗәсе булган гражданнарга Россиядән чыгу мөмкинлеген чикләүне тәэмин итү» буенча боерык юллаган.