Владимир Путин Хөкүмәтнең быелга 6 төп бурычын атады

2023 елда Россия Хөкүмәте алдында 6 төп бурыч тора, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән уздырган киңәшмәдә.

Дәүләт башлыгы узган елда башкарылган эшләре өчен Хөкүмәт әгъзаларына рәхмәт белдергән. Шул исәптән сезнең тырышлык белән дошман ниятләнгәннәренә ирешә алмады, дип белдергән Президент.
Агымдагы елга Хөкүмәтнең Президент билгеләгән төп эш юнәлешләре:
1. Тышкы икътисади элемтәләрне киңәйтү һәм яңа логистика коридорларын булдыру.
2. Юл инфраструктурасын, илнең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү.
3. Россия икътисадының техник мөмкинлекләрен үстерү, яңа производстволар һәм эш урыннарын ачуга карата кызыксыну тудыру.
4. Россиянең финанс мөстәкыйльлеген ныгыту, югары технологияле компанияләргә, сәнәгать, авыл хуҗалыгына һәм башка тармакларга инвестицияләрне күбрәк җәлеп итү өчен шартлар тудыру.
5. Сәясәт чараларын хезмәт хакларын һәм халыкның керемнәрен арттыруга китерердәй итеп камилләштерү, фәкыйрьлеккә, социаль тигезсезлеккә каршы көрәшү өчен социаль ярдәм чараларын камилләштерү.
6. Сәламәтлек саклау өлкәсен заманча, сыйфатлы итү нигезендә, демография өлкәсендәге кискен проблемаларны хәл кылу.


Фикер өстәү