Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген Казан Кремленең Пушечный дворда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланды.

«Казан Кремлендә күренекле татарстанлыларны сәламләүгә, Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан лаеклы бүләкләр тапшыруга чын күңелдән шатмын, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Биредә тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары, сәнәгать предприятиеләре, мәдәният, медицина һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, төрле һөнәр ияләре, меценатлар бар. Сезнең һәрберегез — Ватанга һәм туган республикага хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Сезнең казанышлар Татарстан үсешенә хезмәт итә һәм илебезнең уңышлы киләчәгенә зур өлеш кертә. Без сезнең белән горурланабыз!»

Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан — Россия Федерациясенең танылган алдынгы төбәкләрененнән берсе. Барлык кыенлыкларга карамастан, республика узган елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлады. Тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үсеше тәэмин ителгән, төзелеш эшләре күләме һәм башка икътисадый күрсәткечләр арткан.

«Республика казанышлары федераль үзәк ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, — дип билгеләп үтте ТР Рәисе. — Без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә рәхмәтле».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 9 майда илнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне билгеләп үтелүен искәртте. «Бүген безнең белән тыл хезмәтчәннәре, аларның батыр хезмәте Җиңүнең якты мизгелен якынайтты! Хөрмәтле ветераннар, сезгә татарстанлыларның бүгенге буыны тиңләшә. Сезгә баш иябез!»  — диде ул.

Җиңүчеләрнең данлы традицияләрен бүген махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбыз дәвам итә. «Хәрбиләргә ярдәм күрсәтү инициативалары чын күңелдән рәхмәт сүзләренә лаек. Безнең егетләр якташларының ярдәмен тоялар, Россиянең киләчәге өчен батырларча көрәшәләр. Барлык битараф булмаганнарга рәхмәт!»- диде Рөстәм Миңнеханов.

Традицион рәвештә бүләкләнүчеләр арасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләре бар. Россия Федерациясендә 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. «Ил Президенты карары сезнең эшегезнең мөһимлеген һәм әһәмиятен тагын бер кат раслый», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген рухи кыйммәтләрне, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау зур әһәмияткә ия. Шуны исәпкә алып, мәдәният хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтәсем килә. «Бу ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде, һәм моны мәдәният хезмәткәрләренең югары хезмәт дәрәҗәсе раслый», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым рәхмәт сүзләрен ул медицина хезмәткәрләренә дә җиткерде. «Пандемия чорында без барыбыз да аларның хезмәтенең әһәмиятен тулысынча бәяләдек. Бүген безнең медиклар Лисичанскта гуманитар миссияләрдә катнашалар, үз бурычларын үтиләр, күпләрнең гомерләрен саклап калалар һәм махсус хәрби операция уздыру зонасында ярдәм күрсәтәләр», — дип искәртте ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, чын хезмәтчәннәр — эшчеләр, заводчылар, нефтьчеләр, аграрийлар, төзүчеләр һәм гомумән төрле һөнәр вәкилләре ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

«Сезнең уңышларыгыз — күпьеллык намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Лаеклы бүләкләр туган республика һәм Россия Федерациясе файдасына яңа казанышлар өчен стимул булыр дип ышанам, — диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Барыгызны да дәүләт бүләкләре белән котлыйсым килә, хезмәтегез һәм эшегезгә һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим».

Сезнең һәрберегез җылы сүзләргә лаек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт.

Чара традицион фотога төшерү белән тәмамланды. Барлыгы 50дән артык дәүләт бүләге тапшырылды.


Фикер өстәү