Рөстәм Миңнеханов 46 кешегә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның күренекле шәхесләренә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай итеп, икътисад, социаль, мәдәни, мәгариф, производство, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючы 46 кеше, шул исәптән хезмәт ветераннары дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды.

“Бүген бу залда республиканың икътисади һәм социаль үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр утыра. Сезнең олы хезмәтегез хаклы рәвештә Россия һәм Татарстан бүләкләре белән билгеләнә, – дип мөрәҗәгать итте Президент залда утыручы халыкка. – Яңаны булдыру юлындагы хезмәте белән республика үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтлебез”.

Рөстәм Миңнеханов, пандемия шартларында кызыклы яңа эш формалары табып, мәгариф һәм иҗади процессларның туктап калуына юл куймаган фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать вәкилләренә рәхмәт белдерде. “Сезнең белемнәрегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз республика халкына бик кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Президент ил Геройларына һәм хезмәт ветераннарына да зур ихтирам-хөрмәт сүзләрен ирештерде. “Елның иҗтимагый-сәяси вакыйгалары, республика оештырылуга 100 ел тулу һәм Җиңүнең 75 еллыгы безне берләштереп һәм горурлык хисләре өстәп, Татарстан, Россия файдасына алга таба  нәтиҗәле эшкә рухландырды. Юбилей көннәрендә әһәмиятле иҗтимагый-сәяси чаралар үткәрелде”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул, кыенлыкларга карамастан, Татарстанның тотрыклы үсүен дәвам иттереп, Россиядә күп кенә күрсәткечләр буенча алгы сафларда баруын басым ясап әйтте. “Моннан тыш без барлык социаль бурычларны үтәп киләбез, республикада яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларын тормышка ашыруны дәвам итәбез, – дип өстәде Президент. – Татарстан тиңдәшсез тарихи-мәдәни мираска, милли традицияләргә ия. Республикабыз милләтара һәм конфессиара тынычлык-татулык белән аерылып тора”.

Республика башлыгы 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүен дә искә төшерде. “Хакимият органнарының, бизнес, җәмәгатьчелекнең тырышлыгы белән бу елның игелекле эшләр һәм мөһим нәтиҗәләргә бай булачагына ышанам”, – дип белдерде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Рафис Борһанов –Александр Невский ордены, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрының вокал буенча репетиторы Винера Ганиева – Почет ордены белән бүләкләнде.


Фикер өстәү