Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 97 очрагы теркәлгән. Шулай итеп,барлыгы — 12 мең 680 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 8 695 тест үткәрелгән.


Фикер өстәү