Узган тәүлектә Татарстанда 5764 кеше коронавируска тест үткән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 28 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада бүгенге көндә әлеге инфекцияне йоктыручылар 7284 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Баш санитар табиб сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5764 ПЦР-тест үткәрелгән. Авыру йоктыручылар белән аралашкан 717 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан тугыз кеше терелүен әйтте.

 


Фикер өстәү