Өлкән яшьтәгеләр: «Нәрсә соң ул картлык?!»

Гомер көзе… Урамдагы сап-сары яфрак­лар яңгыры астында җитәк­ләшеп атлау­чы өлкән яшьтәге ир белән хатын, капка төбендә көзге кояш саран нурла­рында җылынучы әби белән бабай… Һәркемнең гомер көзен шулай күрәсе килә. Сагыш, авырлык, авыру алып килә торган көз түгел ул, Өлкәннәр көне дә – картлар көне буларак билге­ләп үтелүче бәйрәм түгел, тагын бер кат зирәклек, тормыш тәҗрибәсе, гомер нәтиҗәсен күрсәтү көне. 70тә дә 17 яшьлекләрне көнләштереп яшәп була бит! Безнең язмабыз геройлары – нәкъ шундыйлардан.

Пенсиягә чыккач, «яшьлегемә» кайттым

Замана әби-бабайлары нинди ул? Элегрәк 60 яшен тутырган кешеләр олы яшьтә саналса да, хәзер лаек­лы ялга чыккач, алар, үзләре әйтмешли, әле «яши» генә башлый. Соңгы елларда өлкәннәр бик актив.  Алар үз сәламәтлекләрен дә кайгырта бе­ләләр, сәхнә яулыйлар, спорт белән шөгыль­ләнәләр. Авылларда да әби-бабайлар бергәләшеп Скандинавия таяклары белән йөриләр, кышын чаңгы шуалар. Интернет белән дуслаштылар.

Буа районының Түбән Наратбаш авылында яшәү­че Нурдания Низамова һәр көннең кадерен белеп яши. 40 ел медицина өлкәсендә эшләп пенсиягә чыккач, ул яңадан «яшьлеге»нә кайта. Үзе шулай ди. Онык­лар үстерешергә дә вакыт таба, «Гөлҗамал» ансамбленә дә йөри, гармунда уйный, машина йөртә, республикада узган төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Тормышта төрле чаклар була. Әмма ул сынмый, сыгылмый.

– Бик бәхетле гаиләдә тудым мин. Җиде бала үстек. Әти-әни безне мәхәббәттә тәрбияләде. Әнә шуңа да балачагым күңелдә бик матур булып уелып калды. 6 нчы класста укыганда мине «Артек» лагерена ике айга ялга җибәрделәр. Сигезенче классны тәмамлагач, Буа медицина училищесына  укырга кердем.

19 яшемдә эшли идем инде. Башта Татар Аксуы авылында акушер эшен башкардым, аннан яраткан кешемә кияүгә чыккач, Түбән Наратбашка күчтем, – дип сөйли Нурдания апа. – Рафаэлем бик акыллы булды. Яратып кияүгә чыктым, яратып яшәдем.

Нурдания апага 39 яшендә бер өлкәдә 20 ел эшләгән өчен пенсия билгелиләр. Ул 58 яшенә кадәр эшли. 40 ел буе авылдашларына ярдәм күрсәтә, яраткан хезмәтен  намус белән башкара.  Буш вакытларында кулына гармунын ала. Ансыз тора алмый. Беренче гармунын бишенчедә укыганда әтисе алып бирә һәм шарт куя: «Мәк чәчәге»н өйрәнәсең! Нурдания тырыша. Әбисе дә, әнисе дә гармунчы бит! Әнә шул гармуны авыр вакытларда юата да инде аны. Моннан

13 ел элек 1 июнь көнне әтисен югалта. Иртәгесен җирлиләр. Аны озатып кайткач, кулында ире Рафаэль җан бирә.

– Бик авыр чаклар иде.  Иң якын, газиз кешеләрем бер-бер артлы китеп барды. Нишләргә дигән сорауны үземә еш бирдем. Ярты ел кеше рәтенә керә алмадым. Көннәр-төннәр авыр узды. Эшем белән  онытылдым. Кеше арасына чыгып йөргәч, йөрәк ярсуларым басылган кебек була иде. Ул чакта улым Рөстәм гаиләле иде инде. Ә менә кызларым кияүдә түгел иде. Әтиләре үлгән атнада Гөлнарамның кулын сорарга киләселәр иде. Тормыш дәвам итә. Көзгә кызымны кияүгә бирдем.  Ул чакта Рузиям беренче курс студенты иде. Хәзер, шөкер, ул да кияүдә. Өч балама  җиде оныгым бар. Барысы да – малайлар! – ди ул.

Пандемия вакытында шул оныклар әбине бөтенләй яшәрткән.  Алар алты ай авылда торып, 3 ай бергәләп онлайн укыйлар.

– Алар белән әллә ниләр өйрәндем. Әле ярый телефон бар. «Ватсап» аша да аралашып торабыз. Коронавируска бәйле чикләүләр кертелгәч тә, тик утырмадык. Онлайн концертлар куйдык.

Әле менә тагын чикләү керде. Өлкәннәр декадасында каядыр барып, җырлап-биеп йөреп булмый. Авылдашларга да концертны онлайн куябыз, –

ди Нурдания апа.

Гади авыл апасына Мәскәүнең «Космос» сараена да барып җитәргә насыйп була. Җырчы Габделфәт Сафин үзе белән алып бара. Шунда Нурдания апа гармун уйнап, ике җыр башкара. Халык бик яратып алкышлый.

– Социаль челтәрдә бик актив мин. Язылучыларым арасында кемнәр генә юк. Чит илләрдән бик күп татарлар яза. Алар барысы да гармун моңына сусаган. Җырлаган видеоларымны яратып карыйлар. Аз йоклыйм, күп эшлим. Әнә шуңа өлгерәм дә, – ди ул.– Җәй эш белән уза. Вакытның узганын сизмим дә. Ялгыз яшәсәм дә, балаларым ташламый. Әле мин үзем дә ярдәм көтеп ятарлык кеше түгел. Балаларыма үзем булышырлык. Казанны яратам. Кызларым янына кайчан телим, шунда чыгып китәм. Икешәр атна торып кайт­кан чак­лар бар. Барсам, тик тормыйм. Әле менә күптән түгел бергәләп обой ябыштырдык, – ди ул. – Матур картлыкта яшәргә насыйп булды. Ел саен «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашабыз.

Гомерем заяга узмаган. Башта яраткан эшемне башкардым, аннан күңелем кушкан шөгылемә тотындым. Шөкер, йөрәктә дәрт, сәла­мәтлек бар. Минем картлык турында уйлаган да юк.

Гармунчы егет

Әтнә районының Күлле Киме авылында туып үскән Илдус Абдуллинның утын кисә торган пычкыдан, чынаяклардан көй чыгаруы гаҗәп тоелды. Кешеләрне шаккатырырга яратам, ди ул.

– Сәнгатькә гашыйк кешемен. Әнә шул картайтмый. 30 елдан артык «Хәтфә» ансамблен җитәклим. Анда йөргән кешеләр авырмый да, картаймый да, – ди ул.

Тормышта югалтулар күрсә дә, 83 яшьлек Илдус абый үзендә яшәр көч табып, уен коралларында уйный, җырлый. Әле менә шигырьләр дә яза башлаган.

– Хатыным кинәт үлде. Шуны авыр кичердем. Нишләргә икән соң дигән чак­лар аз булмады. Безнең авылга эшкә килгән кызны кызганып кына өйләнгән идем бит мин. Җитмәсә, кесәдә армиягә чакырган кәгазь. Сентябрьнең 17се китәсе. 14е көнне безгә китапханәче итеп бер кызны җибәргәннәр. Минем апам урынына эшкә килгән. Торыр җире юк. Уйладым да мин бу кызга өйләнергә булдым. Законлы язылыштык та, әни белән калдырып, армиягә киттем.

3 ел да 1 ай хезмәт итеп кайттым. Рәшидә мине көтеп торды. Алдан өйләнеп киткәнемә гомер буе сөендем. Минем хатыным кебек башка кеше Җир йөзендә  юктыр ул, – дип искә ала Илдус абый.

Аларның ике уллары туа. Берсе – мәдәният йортында, икенчесе китапханәдә эшли. Соңрак Илдус абыйны авыл советы җи­тәкчесе дә итеп куялар. Алай да клубка чыгып гармунда уйнап керә торган була. Шулай бер көнне клубтан кайтуына хаты­ны­ның җансыз гәүдәсенә тап була. Табиблар, йөрәк, диләр. Бер дә сәламәтлегенә зарлан­маган Рәшидәсе шулай кисәк китеп бара.

– Мин аның үлеменнән соң бик озак тилмердем. Рәшидә Тукай районы кызы иде. Сагынуга түзә алмыйча, алар ягына киттем. Туганнары мине якын итеп каршы алды.  Рәшидә исән кебек булып китте хәтта. Шулай бер ел йөргәнмендер. Хатынымның якыннары мине кызганды. Рәшидәнең Фәния исемле тол туганына димләделәр. Берәр ел торырмын да кире кайтармын дигән идем, 30 ел үтте инде, – ди Илдус абый.

Фәниясе дә Рәшидә ападан ким булмый. Илдус абыйны бик кадерләп яшәтә. Җаеннан гына тора, аның өчен барысын да эшли.  Фәния апа да гомере буе җырга-моңга гашыйк. Илдус абыйга ияреп, ул да сәнгать дөньясына чума. Ире белән бергә клубта эшли башлыйлар.

– Фәния минем бәхетемә килеп чыкты. Әгәр миңа яхшы хатын очрамаса, мин җырлап йөри алмас идем, – ди ул. – Туган як сагындырса да, Тукай районында да чит кеше булмадым. Биклән авылында гөрләтеп эшлибез. Куймаган спектакль калмады. Минем 9 гармуным, 8 кураем бар, – ди ул.

– Әле менә соңгы араларда балта эшенә кереп киттем. Тәрәзәләр ясый башладым. Капка төбенә куярга эскәмия­ләр дә ясап бирәм. Гармуннар төзәтәм, – ди Илдус абый. – Беркайчан да күңелне төшермәскә кирәк. Кешеләрнең рәхмәте яшәтәдер дип уйлыйм. Күңелем кушканча, җаным теләгәнчә яшәдем.

Мәхәббәтсез яшәп булмый!

Казан шәһәренең Борисоглебск бистә­сендә 57 ел бергә гомер итүче Хәнифә һәм Мид­хәт Шакировлар әнә шулай диләр. Үз йортларында яшәүче бу гаилә  бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, бер үгез дә алып җибәргәннәр. 25 тавыклары белән бер әтәчләре бар. Мидхәт абыйга – 83, Хәнифә апага 79 яшь тулган.

Беренче очрашуларын искә алдык.

– Мин Биектау районында туганмын.  Мин кечкенә чакта әниләр Мари Илендәге Күлбаш авылына күчеп киткән. Хәнифә дә – шушы авылныкы. Никтер мин аны башта күрмәгәнмен. Сигезенче классны бетереп, Үзбәкстанга эшкә киткән ул. Шунда эшләп, ялга кайткач кына күреп алдым, – ди Мидхәт абый.

Сүзгә Хәнифә апа кушыла:

– Бергә булуыбызны язмыш кушуы дип уйлыйм. Мин Үзбәкстанда ике сезон мамык җыйдым. Комбайнда эшләдем. Шуннан соң иптәш кызым белән кайтып киттек. Казанга барып карыйк әле, эш булса калырбыз, булмаса, китәрбез дигән идек, эш булды. Мин калдым. Авылга кайт­кач, Мидхәт белән таныштык. Ярты ел йөрдек микән, өйләнешеп тә куйдык. Әнә шул вакыттан бүгенгә кадәр гел бергә без.

Алар ике кыз үстерә. Хәзер инде Резе­дәләре – өч, Гөлчәчәк бер малай тәрбияли.

Мидхәт абыйның «Өмет» мәчете төзелеше өчен зур көч түккәнен, әле дә барлык эшләргә ярдәм итүен, башлап йөрүен якыннары гына белә.  Хәнифә апа сигез ел дини белем алган. Бистәдә абыстай булып йөри. Ансыз бер генә мәҗлес тә узмый.

– Матур яшәргә тырыштык. Иремнең туганнарына яхшы булдым. Каенанамны бик хөрмәт иттем. Арабызда әле дә мәхәббәт бар. Картлык турында уйлаганыбыз да юк, – ди Хәнифә апа.

Күзләрендә  әле дә наз, ярату чаткылары күренә. Нигезләреннән җылы бөркелә. Иманлы йорт, догалы йорт әнә шундый буладыр да инде ул!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү