27 декабрьдә Татарстанның берничә шәһәрендә ярминкәләр эшләячәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен якшәмбе көнне, 27 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый.

үШәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.

Искәртеп узабыз, 5 декабрьдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булганда, быел 26 декабрьдә узарга тиешле соңгы ярминкәне шимбә көннән якшәмбе көнгә — 27 декабрьгә күчерергә тәкъдим иткән иде.

Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районында үткәрелгән 15 көзге ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларга 1086 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәрлеләр 1295 тонна ит, 287 тонна үлчәүле сөт, 4,2 млн тавык йомыркасы, 634 тонна он һәм 881 тонна шикәр комы, 23,6 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алганнар.

Продукция ассортименты һәр мәйданчыкта төрлечә, ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.


Фикер өстәү