Язгы ярминкәләр бу атнада соңгы тапкыр булачак

 Бу атнада ярминкәләр соңгы тапкыр узачак. Шимбә республика халкын Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый.

Шәһәр халкы Татарстан районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Алты ярминкә атнасы йомгаклары буенча республика районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 171,6 тонна бәрәңге, 645,74 тонна яшелчә, 1168,2 тонна ит, 79,3 тонна үлчәүле сөт, 365,1 тонна шикәр комы, 167,1 тонна он, 917,7 мең данә йомырка һәм 891,8 тонна ашлык китерелгән.


Фикер өстәү