Каен суы җыйган өчен ярты миллион сум штраф cалырга мөмкиннәр

Көннәр җылытуга, кайберәүләр каен суы җыю белән мәш килә башлый. Шушы араларда социаль челтәрләрдә 1 литр суны 50 сумнан сату турында игъланнар пәйда булды хәтта. Җыючылары да, игъланнары да күп, тик каен суын җыю кагыйдәләрен үтәүчеләр генә аз. Шуның аркасында күпме каенга зыян килә, күпмесе бөтенләй үк корып төшә….

Ә бит каен суын бары тик ташландык урыннарда үсеп утыручы агачлардан гына җыярга ярый. Бигрәк тә махсус сакланылышлы территорияләрдә, парк-скверларда агачларга пычак, балта белән тию тыела. Белгечләр кисәткәнчә, каен суын җыю яшеллеккә зыян китерү булып тора. Ә моның өчен гади халыкка – 3-4 мең сум, вазыйфаи затларга – 15-20 мең сум, юридик затларга – 300-500 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. Моннан тыш гаепле кеше агачка китерелгән зыянны да капларга тиеш.

Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары урманнарны күзәтеп йөри. Күңелсезлеккә юлыгырга теләмисез икән, каенлыкларда балта-пычак күтәреп йөрмәү хәерле, димәк


Фикер өстәү