Кошман юкасы пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк: 1 л сөт, 8 йомырка, 1 кашык майонез, 1 уч шикәр комы, 1 кашык тоз, 1 стакан (250 г) сыек май, 1 кап чүпрә, кашык очы белән сода.

Камыр әзерләп, бүлеп, кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз. Аларны җәябез. Майланган табага шуларны салабыз, утка куябыз. Мичтә пешерсәгез тәмлерәк була. Юка – мич ризыгы ул. Духовкада да тәмле чыга. Мичтә чакта, табаны әйләндереп торырга кирәк. 8 минутта юкалар пешеп чыга. Аларны зур куна тактасына тезә торырга кирәк. Тик өсте-өстенә кую һич кенә дә дөрес түгел! Һәр юка аерым-аерым ятарга тиеш.


Фикер өстәү