Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 6 меңнән арткан

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 30 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар 6 мең 191 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, авыру йоктыручылар белән аралашкан 859 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Узган тәүлектә коронавируска 4920 тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 30 кеше терелүен әйтте. 30 кеше үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.


Фикер өстәү