Казанда Җәмигъ мәчетенең проекты кайчан әзер булачак?

Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын төзү дәвам итә. Бу турыда ВТ хәбәрчесенә “Игелек – Доброта” фонды администраторы Әлфия Мөшәрапова хәбәр итте.

– Бүгенге көндә проектның соңгы вариантын әзерләү буенча эшләр алып барыла. Ул концептуаль һәм техник яктан күп вакыт таләп итә, – диде ул. – Проект документациясен әзерләү – Җәмигъ мәчете төзү буенча эшләрнең шактый мөһим һәм озын этабы. Ул үз эченә мәчет һәм аның тирәсендәге җирлекнең эскиз проектын, шулай ук инженер-техник документацияне ала. Алар бүгенге көндә әзерлек стадиясендә.


Фикер өстәү