Казанда Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге мәгълүм булды

Мәчет Бишбалта бистәсендә калкып чыгачак.

Казандагы Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге мәгълүм булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, мәчет Бишбалта бистәсендә төзеләчәк.

Аның әйтүенчә, Җәмигъ мәчетен төзү өчен зур территория кирәк. Бишбалтада объектны кору өчен 16 гектар мәйдан бар. Алга таба, яр буен ныгытып, мәйданын тагын да зурайту – 20 гектарга җиткерү күздә тотыла.

Җәмигъ мәчете елга аша шәһәргә килүче кунакларны каршылап, Казанның Россиядә ислам үзәге булып торуын гәүдәләндерәчәк.

Мөфти билгеләп үткәнчә, мәчетне элекке “Кырлай” паркы территориясендә төзү уеннан кире кайтканнар. Белгечләр әйтүенчә, биредә төзелеш алып бару кыен булачак. Бу урында Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә парк булдырылырга мөмкин.


Фикер өстәү