Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саха ( Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру, гомумән социаль-икътисадый хәл турында фикер алыштылар.

Эшлекле элемтәләрне тагын да ныгыту буенча адымнар билгеләнде.


Фикер өстәү