Белгеч гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителүчеләрнең тормышы турында сөйләгән

Гомерлек төрә җәзасына хөкем ителгән җинаятьчеләр эш турында хыяллана. Ә аларның психикасы вакытлар узу белән җитди үзгәрешләр кичерә. Кеше хокукларын яклау буенча халыкара комитетның Россиядәге бүлеге вице-президенты Иван Мельников һәм психиатр Владимир Каторгин “Бишенче канал”да катгый режимдагы төрмәдә утыручыларның кырыс тормышы турында сөйләгән.

Тоткыннар иртәнге алтыда йокыдан тора. Шәхси гигиенага – ярты сәгать, иртәнге ашка – 45 минут бирелә. Мельников әйтүенчә, ашаганда, аларга радио тыңлаталар (башлыча дин әһелләре чыгышларын ). Шуннан соң җинаятьчеләр махсус ябык камерада йөреп кайта. Аннан эшкә китә. Кагыйдә буларак, алар төрмә администрациясе оештырган кибеттә эшли.

“Колонияләрнең күпчелегендә кечкенә генә производстволар булдырылган, ләкин эш барысына да җитми. Хөкем ителүчеләр үз тормышын ничектер төрлеләндереп җибәрү өчен эш турында хыяллана, әлбәттә. Ләкин эшләгәндә үзара сөйләшү катгый төстә тыела”, – дип сөйләп үткән кеше хокуклары буенча белгеч.

Ике сәгатьлек эштән соң тоткыннарны камерага җентекләп тикшереп кертәләр (чит әйбер алып кермәсеннәр өчен). Шуннан төшке аш вакыты җитә. Ул икмәк белән аштан тора. Сәгать 2 дән 5 кә кадәр җинаятьчеләр радио тыңлый. Шунысы да бар: аларга йокы вакыты җиткәч кенә (әйтик, “Черный дельфин”да – кичке 10 да) утырырга яки ятарга рөхсәт ителә.

Мельников билгеләп үткәнчә, гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителүчеләр катгый режимдагы 7 колониянең берсенә озатыла. Иң атаклылары: “Белый лебедь” (Пермь краеның Соликамск шәһәрендә), “Вологодский пятак” (Вологда өлкәсенең Огненный утравы), “Полярная сова” (Ямал-Ненец автономияле округының Харп бистәсе), “Черный дельфин” (Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәре).

Хөкем ителүчеләрнең психикасына килгәндә, психиатр Каторгин әйтүенчә, азга гына “утыручыларының” да психикасы бик җитди үзгәрергә мөмкин.

“Тоткыннарның зиһене, аралашу сәләте начарая, чөнки алар асылда аралашмыйча яши”, – дип билгеләп үткән психиатр.

Аның әйтүенчә, җинаятьчеләр, катгый режимдагы колониягә эләккәч, баштарак йокысызлыктан интегә. Ник дигәндә, камераларда ут сүндерелми, юрган белән баштанаяк ябынып яту исә катгый төстә тыела. Моннан тыш тоткыннар йокы туймаудан, бер үк төрле катгый көн тәртибеннән стресс кичерә.

“Психика бик зур җайлашу сәләтенә ия. Шулай да күп еллардан соң колонияләрдән психиатр ярдәме таләп ителгән тоткыннарны китерү очраклары күп күзәтелә”, – дип билгеләп үткән белгеч. Шул ук вакытта Каторгин билгеләп үткәнчә, хәтта психикасы бик нык булган җинаятьченең дә сәламәтлеге иртәме-соңмы какшый. Үз-үзен үстерү мөмкинлегенә ия булмау, бер үк төрле туклану, аралашмауга бәйле бу.


Фикер өстәү