Теракт вакытында зыян күрүчеләрнең берсе вафат булган: корбаннар саны 140ка җиткән

Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл”да зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдә вафат булган. Шулай итеп, корбаннар саны 140ка җиткән. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән, дип яза “РИА Новости”. “Кызганычка, чиктән тыш авыр хәлдәге бер кеше вафат булды. Гәрчә табиблар мөмкин булганның барысын да эшләсә дә”, – дигән министр.

Тагын 4 кешенең хәле чиктән тыш авыр. 19 ы, шул исәптән 3 бала – авыр хәлдә.

Исегезгә төшерәбез: кичә кичен коткаручылар концерт залы хәрабәләре арасында эзләү эшләрен төгәлләгән.

Һәлакәтләр медицинасы үзәгендә исә террорчылык актында зыян күрүчеләрнең 360ка җитүе (шул исәптән 11 бала) турында белдергәннәр.


Фикер өстәү