Тикшерү комитеты: «Крокус»та һәлак булучылар саны 137гә кадәр артты

Россиянең Тикшерү комитеты Телеграмдагы каналында әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар китерде. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр һәм криминалистлар 22 мартта теракт булган «Крокус Сити Холл»да үз эшләрен дәвам итә.

Үлүчеләрнең шәхесләрен ачыклау эше шулай ук дәвам итә. Хәзерге вакытта 137 кешенең гәүдәсе табылган. Аларның өчесе — балалар. Әлегә 62 кешенең кем булуы ачыкланган.

Шул ук вакытта «Крокус Сити Холл»да зыян күргән 32 кешенең хәле яхшырган, алар станционарлардан чыгарылган.


Фикер өстәү