«Крокус»та зыян күргән 32 кеше хастаханәләрдән чыгарылган

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының Телеграмдагы каналында хәбәр итүләренчә, «Крокус Сити Холл»да зыян күргән 32 кешенең хәле яхшырган, алар станционарлардан чыгарылган. 

Мәскәү өлкәсе, Мәскәү һәм федераль үзәкләрдәге медицина оешмаларында хәзерге вакытта 110 кеше дәвалану уза. Табиблар 12 кешенең хәлен — бик авыр, 33 зыян күрүченең — авыр, 47 пациентның — уртача, 18 кешенеке җиңелрәк дип бәяли.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, медицина оешмаларында барылк кирәкле әйберләр дә бар. Моннан тыш, психологик ярдәм дә оештырылган. «Крокус Сити Холл»да зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру эшен Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко контрольдә тота.


Фикер өстәү