Татарстанда мәдәният дөньясында нинди яңалыклар көтелә?

Бинасы да булыр, акчасы да. Кеше кирәк! Хөкүмәт йортындагы «Мәдәният» илкүләм проектына багышланган брифингта бу фикер күп тапкырлар яңгырады. Мәдәният дөньясында заманча шартлар тудыруны кадрлар мәсьәләсе белән бергә карарга кирәклеге дә кабат искә төшерелде.

Мүклибез дә чутлыйбыз

Республикада «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган очрашуда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Әлеге проект кысасында 2023 елда ниләр эшләнгән һәм быелга нинди эшләр ниятләнгән – саннар телендә әнә шуларны сөйләде. Ирада Әюпова сүзләренә караганда, узган ел 13 мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башкарылган, сигез авыл мәдәният йорты төзелгән, Түбән Камадагы музыкаль мәктәп һәм дүрт музей яңартылган. Тинчурин театры һәм республиканың биш музее заманча җиһазлар белән баетылды. Болар барысы да «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысасында эшләнгән.

– Быел «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә 14 яңа объект ачарга ниятлибез. Апас һәм Әлки районнарында яңа авыл мәдәният йортлары ачылачак. Шулай ук күп кенә мәдәни объектларда капиталь ремонт эшләре башкарылачак, – дип сөйләде министр. – 2024 елда Тәтеш, Арча, Алабуга районнарындагы өч музей техник яктан җиһазландырылачак. Алабуга, Чүпрәле һәм Кукмара районнарында модельле яңа китапханәләр ачылачак.

Кем эшләр?

Төзек, матур биналарның ишекләрен ачып, брифингта күп тапкырлар яңгыраган темага әйләнеп кайтыйк. Мәдәни мохитне кешеләр, шәхесләр тудыра. Ә ул шәхесләрне ничек тәрбияләргә, үстерергә соң? Ирада Әюпова сөйләвенчә, бу җәһәттән 2023 елда мәдәният өлкәсендә эшләүче 4,5 мең тирәсе белгеч илнең 13 югары уку йортында белемен арттырган. Быел бу бәхет тагын 1218 белгечкә насыйп булачак. Әле бит төрле зур фестивальләр канаты астындагы белем бирү программалары да бар. Бу эшләр барысы да «Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысасында уздырыла.

Әйткәнебезчә, Ирада Әюпова ялт итеп торган биналарда да, күпсанлы чараларда да нәкъ менә кешенең роле зур булу турында кат-кат искәртте. Шулай булгач, бәлки безгә шәхесләргә булган игътибар белән ремонт һәм төзү эшләренә бирелә торган игътибар нисбәтен тигезләргә вакыттыр? Авыл мәдәният учакларына кайтып эшләүче яшьләргә бер мәртәбә миллион бирелә дә бит. Әйтик, гомер буе авылда клубында эшләүче мәдәният хезмәткәренең белеме белән беррәттән хезмәт хакы да артамы икән соң?

 

2024 елда Татарстанда узачак зур мәдәни вакыйгаларның кайберләре:

Нәрсә? «Музей маршрутлары» проекты

Кайчан? 24–27 апрель

 

Нәрсә? Бөтенроссия китапханә конгрессы

Кайчан? 19–24 май

 

Нәрсә? Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү форумы

Кайчан? 27 май – 2 июнь

 

Нәрсә? Бөтенроссия балалар Фольклориадасы

Кайчан? 19–23 июнь

 

Нәрсә? «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты

Кайчан? Ел дәвамында

 

Быел Сабан туйлары кайларда булачак?

Казанда милли бәйрәм – 23 июньдә, Чаллыда – 15 июньдә, ә авылларда һәм район үзәкләрендәге 8–9 июньдә узачак.

Моннан тыш, Ирада Әюпова сөйләвенчә, быел Сочида – Көньяк Сабан туе, Алтай республикасында – Төрки Сабан туе, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә IV Халыкара Шахтерлар Сабан туе узачак. 2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краендагы Барда районының Барда авылында, ә Федераль Сабан туе Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә узар дип көтелә. Милләттәшләребезне Калининград шәһәрендә узачак Балтыйк Сабан туе һәм Омск шәһәрендә узачак Иртыш Сабан туенда да көтеп калалар.


Фикер өстәү