Югары суд Павел Лохановка карата хөкем карарын йомшарткан

Татарстан Югары суды Татарстан Республикасы буенча Социаль иминиятләштерү фонды элекке башлыгы Павел Лохановка карата хөкем карарын йомшартып, катгый режимдагы 9 ел төрмә җәзасын 8 елга калдырган. Әмма суд Лоханов статьясын, адвокатлары сораганча, ришвәт алудан мошенниклыкка үзгәртү белән килешмәгән.

Моңа кадәр Казанның Мәскәү район суды аны ришвәт алган өчен катгый режимдагы колониягә 9 елга хөкем иткән булган. Бүген ул Югары судта үзенең соңгы сүзен әйттте. “Бөтен мәкерлек баштан ук мине ришвәт алуда гаепләү максатыннан эшләнде. Эш материалларының барысында да каршылыклар, закон бозулар ярылып ята. Нәтиҗәдә, гаепләү бәяләмәсен үзгәртеп, мине ришвәт алуда гаепләп калдырдылар. Шуның өчен 9 ел катгый төрмә җәзасы бирделәр. Мин үземне кызгандырырга теләмим, бары тик законлы хөкем карары чыгаруны гына сорыйм. Миңа бу бик кыйммәткә төште – 11 ай төрмәдә утырырга туры килде”, – дип белдергән Лоханов.

Хөкем карарында язылганча, Павел Лоханов “РСС-Мед” фирмасыннан ришвәт алган. Әлеге фирма 2020 елда Социаль иминиятләштерү фонды белән инвалидлар өчен 56 миллион сумлык реабилитация чаралары җибәрүгә килешү төзегән булган. Дөрес, “РСС-Мед” килешү таләпләрен бозган: фирма җибәргән тизәк җыйгычларның игълан ителгән таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Социаль иминиятләштерү фонды, Татарстан Арбитраж судына мөрәҗәгать итеп, 14 миллион сум күләмендә неустойка таләп иткән. Әмма фирманың гамәлгә куючысы Максим Ледянкин Павел Лоханов белән элемтәгә кереп, таләпне йомшартуны сораган. Лоханов судта 4 миллион сумга Ледянкин фирмасын яклап чыгуга ярдәм итүне тәкъдим иткән.


Фикер өстәү