Татарстанда элекке тикшерүчене 12 елга төрмәгә утыртканнар

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе Лениногорск районара тикшерү бүлеге элекке җитәкчесе Алексей Ивановны ришвәт алган өчен 12 елга төрмә җәзасына хөкем иткәннәр. Бу хакта Түбән Кама шәһәре суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ивановны ике тапкыр ришвәт алуда гаепле дип таныганнар. Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, аны 2021 елның февралендә тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул бер кешегә карата кузгатылган җинаять эше статьясын ришвәт алу бәрабәренә җиңелрәгенә алыштырган. Турыдан-туры түгел, ә адвокат Сергей Новиков ашаэшләгән. Анысын да тоткарлап, Иванов белән бергә хөкем иткәннәр.
Җинаять эше Түбән Кама шәһәре судында каралган. Ивановка 10 миллион сумлык штраф билгеләгәннәр һәм 12 елга катгый режимдагы төрмә җәзасы билгеләгәннәр. Моннан тыш суд аны подполковник званиесеннән һәм 7 ел дәүләт хезмәте вазыйфасын биләү хокукыннан мәхрүм иткән.


Фикер өстәү