Арча хәрби комиссариатының элекке бүлек башлыгы хөкем ителгән

Аны ришвәт алуда гаепләгәннәр.

Казан шәһәре Вахитов районы суды Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге элекке башлыгы Фәнил Сафиуллинның эшен караган. Ул ришвәт алуда гаепләнгән.
“Бизнес Онлайн” хәбәренә караганда, хәрби комиссариатның элекке хезмәткәре 2018-2021 елларда армиягә чакырылырга тиешле егетләргә ришвәт бәрабәренә хәрби билет алуга ярдәм иткән. Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган.

Суд карары нигезендә, ул, өч елга сынау срогы белән, дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: хәзер Сафиуллинның элекке җитәкчесе – Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановка карата кузгатылган җинаять эше карала. Ул ришвәт бәрабәренә хәрби билетлар бирүдә гаепләнелә. Элекке “военком” гаебен танымый.


Фикер өстәү