Казан мәктәбендә атыш оештырган вәхшинең эшен судта кайчан тикшерәчәкләре билгеле

Югары суд Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең эшен 9 ноябрьдә тикшерә башлаячак. Россия Генераль прокуратурасы 2021 елның 11 маенда 175 нче шәһәр гимназиясенә һөҗүм иткән вәхшигә карата кузгатылган җинаять эшен Татарстан Югары судына юллаган.

Фаҗига узган елның 11 маенда булды. Җинаять эше материалларына караганда, сәбәбе – үсмерләрнең аңын томалаучы субкультураларның берсенә иярү. Хөкем ителгән егет, үз акылында һәм, җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш, дип танылган.

Галәвиев гаебен тулысынча таныган, моңа үкенүен белдергән. Җинаять эше судка тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: Россия Тикшерү комитеты 175 нче гимназиягә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Ул дүрт статья: “Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү”, “Законсыз төстә корал әзерләү”, “Ззаконсыз төстә шартлаткыч сатып алу, тапшыру һәм йөртү”, “Белә торып милекне юкка чыгару” статьялары буенча гаепләнелә.

Галәявиев инде бер елдан артыграк вакыт дәвамында СИЗОда тотыла. Хәзерге вакытта җинаять эше материалларын өйрәнә: алар 3 томнан артык. Материалларны өйрәнеп бетергәч, эше судка тапшырылачак.


Фикер өстәү