Татарстан прокуроры Илназ Галәвиев турында: «Аның эчке үзәге, җаны юк, Раскольниковтан да яманрак ул»

Татарстан прокуроры Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевкә гомерлек төрмә җәзасы бирүне сораган. Бу хакта Россия генераль прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков якларның фикер алышуы барышында судка Галәвиевкә, беренче 5 елын – төрмәдә, шуннан соң махсус режимлы төзәтү колониясендә уздыру шарты белән, гомерлек төрмә җәзасы билгеләүне, зыян күрүчеләргә мораль зыянны каплау турында дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндерүне тәкъдим иткән.

– Үтә рәхимсез, оятсыз җинаять. Гомерлек төрмә җәзасыннан кала, башка бернинди чара да гадел булмаячак. Бу кеше Аллаһка ышанмый. Әти-әнисен өйләреннән куып чыгарган. Күпме кешене үтергән. Дини вәгазьләрне бар дип тә белми. “Үзеңне Аллаһка тиңләмә”, “тикмәгә Аллаһны телгә алма”, “әти-әниеңне хөрмәтлә” – бу вәгазьләрнең барысын да аяк астына салып таптаган. Шуңа башка төрле җәза була алмый. Хәзер инде судның хәл итәсе кала, – дигән Нәфыйков.

Прокурор Галәвиевне Достоевскийның “Преступление и наказание” романындагы герое белән чагыштырган.

– Кеше барлык изге әйберләрдән баш тартса, шулай килеп чыга. Бу темага янә барлык яңа китапларны укып чыктым: XIX гасырда язылганын да, бүгенге хәлләрне дә аңларга тырыштым. “Преступление и наказание” романын тагын бер кат күз йөртеп чыктым. Раскольниковның ни өчен кеше үтерергә карар итүен хәтерлисезме? Аны мин Раскольников белән чагыштырырга тырыштым, әмма бу мөмкин түгел. Раскольников үзенә, “калтыранып торган хәсисме, әллә хокукка ияме мин”, дигән сорау биреп, шуны ачыклыйсы иткән. Ул да Аллаһтан баш тарткан. Галәвиевнең эчке үзәге, җаны юк, Раскольниковтан да яманрак ул, – дип йомгак ясаган сүзенә Нәфыйков.

Галәвиев үз гаебен тулысынча таныган. Ул биш статья буенча гаепләнелә.


Фикер өстәү