Илназ Галәвиев эшен караган вакытында бинага шартлаткыч кую турындагы хәбәр килеп, суд өзелгән

Казан гимназиясендә атыш оештыручы Илназ Галәвиев эше турында суд каравын өзеп, Татарстан Югары суды бинасыннан кешеләрне чыгарганнар.

Бинага шартлаткыч кую турында хәбәр алынган.

Татарстан Югары суды бинасын кинологлар һәм өйрәтелгән этләр белән махсус хезмәтләр тикшерә. Бинада янгын сигнализациясе хәтәр турында кисәткән. Шуңа күрә барлык кешеләрнең утырышлар залыннан чыгып китүен сораганнар. Хәзерге вакытта кешеләр урамда көтеп тора. Коллегаларыбыз хәбәр иткәнчә, аларны кайчан залга чакырып алачаклары әлегә билгесез, дип яза “Челнинские известия”.

Бүген Татарстан Югары суды бинасында Казан гимназиясендәге атыш турында эш карала башлаган. Гаепләнелүче Илназ Галәвиевне кулга алу срогын 2023 елның язына кадәр озайту көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булган. Әмма утырышны башланмаган да килеш өзәргә туры килгән.

Исегезгә төшерәбез: Галәвиев 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә тугыз кешене атыш үтерде, 32сен яралады.


Фикер өстәү