Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыруының сәбәбен әйткән
Ул шулай ук әти-әнисе белән күрешергә рөхсәт бирүләренә өметләнә
Казанның 175нче гимназиясендә җиде баланы һәм ике хезмәткәрне атып үтергән Илназ Галәвиев җинаятькә баруының сәбәбен аңлаткан. Аның әйтүенчә, бу нәфрәт, дип яза RT.
– Мин бөтен дөньясын күрәлмый башладым, шуңа күрә дә атарга булдым, – дигән ул Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтчелек советы (ОНК) әгъзасына.
Шулай ук, хокук сакчысы сүзләренә караганда, Галәвиев суд-психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре белән таныш түгел, әмма үзен, сәламәт, дип саный.
– Бәлки һөҗүм вакытында үз-үземне белештермәгәнмендер, әмма хәзер мин барысын да аңлыйм һәм гаебене таныйм, – дигән үтерүче.
Галәвиев ОНК әгъзасына якыннарыннан күптәннән хат алмаганлыгына зарланган. Ул шулай ук әти-әнисе белән күрешергә теләвен, моңа рөхсәт бирәчәкләренә өметләнүен әйткән.
Хокук сакчысы сүзләренә караганда, җинаятьче өч кешелек камерада утыра. Камерадашлары белән – нормаль мөнәсәбәттә. Шуларның берсе – электричкаларда кешеләрне агулап йөргән Михаил Любезнов. Тверь өлкәсендә туып үскән бу адәм Ленинград юнәлешендәге электр поездларында пассажирлар белән танышып, аларның эчемлегенә клофелин салган. Шул рәвешле 9лап кешенең гомерен өзгән.