«Москва слезам не верит» фильмы актрисасы вафат

Мәскәүдә 81 яшендә театр һәм кино актрисасы Татьяна Жукова-Киртбая вафат булган. Бу хакта » Дни.ру» «Таганка актерлары берлеге» театрының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Үлемнең сәбәбе билгеле түгел, әмма соңгы вакытта артиса авырган булган.

Актриса «Москва слезам не верит» фильмындагы роленнән соң популярлык казана. Татьяна Ивановна бер эпизодта гына уйнаса да, аннан соң да аны урамда белә һәм башка проектларга чакыра башлаганнар. Артистканы шулай ук танылган «Папины дочки» һәм «Моя прекрасная няня» ситкомнарындагы рольләре буенча беләләр, ә Жукова-Киртбая катнашындагы соңгы проект-бу елның язында экраннарга чыккан «Дылды-2» комедия сериалы булган.


Фикер өстәү