Гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Илназ Галәвиев янына әти-әнисе барырга җыена

Галәвиев берничә атна элек Россиянең иң нык сакланылучы төрмәләреннән берсенә озатылган.

Казанның 175нче гимназиясендә тугыз кешене үтергән өчен гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Илназ Галәвиев “Кара дельфин” га җибәрелгән. Бу хакта “KazanFirst” хәбәрчесенә журналист һәм хокук сакчысы Ева Меркачева сөйләп үткән.

– Аны ике-өч атна элек бирегә китергәннәр. Карантинда булган, хәзер төрмәгә ияләшә. Кыйнаганнар, дигән сүз чыкты, ләкин бу мәгълүматны раслый да, инкарь итә дә алмыйм. Якыннары фикеренчә, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Берәр нинди күңелсезлек була калса да, аның бик тиз ярсып китүе аркасында гынадыр, кулларын богаулаганнардыр да шуның белән шулдыр, – дип белдергән Меркачева.

Хокук сакчысы сүзләренә караганда, Ильназның әти-әнисе колония башлыгыннан уллары белән күрешергә рөхсәт алган. Якын араларда алар Оренбург өлкәсенә (“Кара дельфин” шунда урнашкан) юл тотачак.


Фикер өстәү