Казанда атыш оештырган Илназ Галәвиев эше сентябрь ахырында прокуратурага җибәрелергә мөмкин

Хәзерге вакытта егет җинаять эше материалларын өйрәнә.

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевның җинаять эшен раслау өчен прокуратурага җибәрәчәкләр. Бу хакта РИА Новости хокук саклау органнары матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Казанның 175нче гимназиясендә күпләп кеше үтерүдә гаепләнүче Галәвиев җинаять эше материалларын өйрәнә. Тикшерүчеләр аларны сентябрь ахырында гаепләү нәтиҗәсен раслау өчен прокуратурага тапшырачак.

Гимназиядә атыш оештырган Галәвиев инде бер елдан артык СИЗОда утыра.


Фикер өстәү