Казанның Кабан күле яр буе Россиянең 20 төп архитектура корылмалары исемлегенә кертелгән

Казанның Кабан күле яр буе илебезнең XXI гасырда төзелгән 20 төп архитектура корылмалары исемлегенә кертелгән. Рейтингны “Афиша Daily” белгечләре төзегән.

Рейтинг авторлары билгеләп үткәнчә, бу күл үзе үк тиңдәшсез табигать ядкәре булып тора. Яр буеның беренче чираты – 2018 елда, икенчесе – 2021 елда ачылган. Шул ук вакытта яр буен үстерү әле һаман дәвам итә.

“Биредә “яшелле-зәңгәрле пояс” булдырылып, Түбән, Урта һәм Югары Кабан бер ял итү системасына берләштерелгән. Проектчыларның төп бурычы экосистеманы торгызу булган: алар агынты суларга юлны ябып, яр буйларына агачлар утырткан, чистарту системасын корган, су янына төшү мөмкинлеген оештырган, яр буенда һәм су өстендә ял итү өчен мәйданчыклар җиһазлаган”, – диелә “Афиша Daily” хәбәрендә.

Иң яхшы архитектура объектлары рейтингына шулай ук Мәскәүнең Dominion Tower, «Сколково», ГЭС-2, «Зарядье», Санкт-Петербургның “Новая Голландия” кебек объектлары һ.б. кергән.


Фикер өстәү