Татарстанда бер ел эчендә аерылышучылар саны 13,9%ка кимегән

Июль аенда 1,2 мең гаилә пары мөнәсәбәтләрен өзгән.

Республикада июль аенда 1 223 гаилә пары аерылышкан. Бу сан узган елдагыдан 13,9%ка кимрәк, дип хәбәр итә Росстат.

Республика әлеге күрсәткеч буенча июль аенда Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында икенче урынга чыккан. Беренче урында – Башкортстан: биредә бер ай эчендә барлыгы 1 401 аерылышу теркәлгән. Ә менә Мари Иле соңгы урынны алган (нибары 204 аерылышу).

Исегезгә төшерәбез: быел республикада гыйнвар – июль айлары чорында барлыгы 12 810 пар никахлашкан. Әлеге күрсәткеч аерылышучылар саныннан (8 174) 1,5 тапкыр күбрәк.


Фикер өстәү