Татарстанда үлем-китем очраклары күрсәткече кимегән

Июль аенда республикада 3 331 кеше вафат булган. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 32,6%ка кимрәк бу.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2021 елның июлендә 4 944 кеше гүр иясе булган. Үлем-китемнәр саны буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, Түбән Новгород өлкәсеннән (5 693 үлем очрагы), Башкортстаннан (5 081) кала, өченче урынга чыккан булган.
Ә 2022 елның июлендәге үлем-китем очраклары саны буенча Татарстан инде икенче урынны алган. Беренче урында – Башкортстан: биредә 3 714 кеше җан тәслим кылган.

Июльдә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Мари Илендә үлем-китем очраклары кайдагыга караганда да азрак (656 очрак) теркәлгән. Узган елның июлендәге белән чагыштырганда 41,5%ка кимрәк икән бу. Июльдә Идел буе федераль округында барлыгы 28 420 кеше үлгән (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 32,4%ка кимрәк).

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлыгы 23 325 вафат булган. Әлеге күрсәткеч 2021 елның гыйнвар-июнь айларындагыдан 8,6%ка кимрәк.


Фикер өстәү