Татарстан үлем-китем очраклары кимегән

Быел гыйнвардан августка кадәрге чорда Татарстанда үлем-китем күрсәткече Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбән дәрәҗәдә теркәлгән. Росстат мәгълүматлары буенча,  күрсәткеч 1000 кешегә 10,7 очрак тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда республика күрсәткече 6,1 процентка кимегән. Узган елның гыйнвар – август айларында  исә 1000 кешегә 11,4 очрак туры килгән.

Төгәл саннарга килсәк, быел сигез ай эчендә Татарстанда барлыгы 28375 кеше гүр иясе булган. Үлүчеләр саны 2022 елның шушы ук чорындагыга караганда 6,1 процентка (1837 кешегә) азрак.

2023 елның гыйнварыннан августка кадәр округның Киров һәм Пенза өлкәләрендә үлүчеләр саны барыннан да күбрәк теркәлгән. Аларның һәркайсында үлем-китем коэффициенты 1000 кешегә 14,9 очрак тәшкил иткән. Гомумән алганда, быел гыйнвардан августка кадәрге чорда округта 1000 кешегә 13 кеше үлгән. Үлем-китемнәр узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 6,5 процентка кимегән.


Фикер өстәү