Татарстанда туучылар саны да, үлүчеләр саны да кимегән

2022 елгы мәгълүматлар һәм 2023 елның җиде ае мәгълүматлары
Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2023 елның гыйнвардан июльгә кадәрге чорда барлыгы 25 059 кеше вафат булган. 2022 елның шушы ук чорында әлеге күрсәткеч 26 656 санын тәшкил иткән. Быел республикада 20 711 бала туган. Шул ук вакытта узган елның җиде аенда 20 864 нарасый (быелгыдан 153 балага күбрәк) дөньяга килгән.

Әлеге саннардан чыгып фикер йөртсәк, халыкның табигый кимү күрсәткече азайган: 2022 елда – 5 797 кеше булса, 2023 елда –4 348 (1 449 кешегә кимрәк).

Быел җиде айда Идел буе федераль округында җәмгысе 217 043 кеше вафат булган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 19 206га кимрәк күрсәткеч бу (236 249). Туучылар саны да кимегән – 3 617 балага. 2023 елда 133 142 нарасый дөньяга аваз салса, 2022 елда – 136 759.

Гомумән, Идел буе федераль округында халыкның табигый кимүенең 15 589 кешегә азаюы күзәтелә.


Фикер өстәү