Татарстанда балалар һәм үсмерләрне “Алдынгылар хәрәкәте”нә багышлый башладылар

15 сентябрьдә Казан Кремлендә 170ләп кешене “Алдынгылар хәрәкәте”нә багышладылар. Ел ахырына кадәр мондый чарада 12 меңләп бала һәм үсмер катнашуы көтелә.

Беренче багышлау “Алдынгылар хәрәкәте” илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте белән таныш булучылар, аның проектларында актив катнашучылар өчен узды.

– Багышлау – ул рәсми чара гына түгел. Ул якыннар, гаилә белән араларны якынайту өчен дә мөһим. Шуңа да без багышлауларга катнашучыларның якыннарын чакырачакбыз. Бу чара егет-кызларның күңелләрендә озак сакланыр дип ышанабыз, – диде “Алдынгылар хәрәкәте”нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Татарстан башкаласында мондый чаралар әле тагын булыр дип көтелә. Районнарга килгәндә, беренче багышлаулар якын арада Азнакай, Минзәлә, Аксубай районнарында узачак.


Фикер өстәү