«Актарылды күңел, сыкрый йөрәк»: авариядә һәлак булган Ләйлә турында үзәк өзгеч шигырь

2 сентябрьдә Лениногорск – Чирмешән юлында фаҗига булды. «Гранта» автомобилендәге 18 яшьлек Ләйлә Сираева, куып узып китү маневрын ясаганда, «Газель» автомобиленә бәрелеп һәлак була. Пассажир булган иптәш кызы тән җәрәхәтләре ала. Ләйлә фотога төшерү белән мавыккан. Япь-яшь кызның фаҗигале үлеме шагыйрә Гөлфия Шәйдуллинаны битараф калдырмаган. Ул аңа багышлап шигырь язган. Бу хакта «Интертат» яза.

«Икенче сентябрь… 2023 ел. Аяз көнне яшен суккандай булды. Куркыныч хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Күбәләктәй нәфис, җилдәй җитез, уңган-булган, бар яклап та килгән, тырыш, быел гына мәктәпне тәмамлаган, әле дә күз алдында булып, сабырлыгы, тыйнаклыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган нәфис кызчыгыбыз, Сираева Ләйләбез, авариягә эләгеп, һәлак булды.

Күтәргесез авыр кайгы, ачы хәсрәт, йөрәкләрдә сакланачак мәңгелек яра. Күңел һич тә ышанмый. Хәтта кулда каләм тибрәтәсе дә килми… Тик нишлисең бит, ничек кенә авыр булса да, бу хәбәрне дә кабул итмичә булмый. Чәчәк кебек гомер өзелде. Язмыш үзенең канатларын җәеп, Ләйләбезне үзенә тартып алды. Бу дөньяга, сабый, кунакка – бик азга гына килгән булып чыкты. Аллаһы Тәгалә аны кире үз куенына алды. Ләйләнең урыннары җәннәтнең иң биек урыннарында, түрләрендә булсын. Якыннарына, туганнарына Раббым күркәм сабырлыклар, түземлек бирсен иде. Амин», – дип язган Гөлфия ханым.

«Бу безнең гади, тыйнак, үзенә генә хас үзенчәлекле Ләйләбез! Ул безнең мәктәпнең тырыш укучысы гына түгел, фотографы да иде. Фаҗига буласы көнне дә таң белән Казаннан, эшкә , дип кайтты. Лениногорск мәчетендә яшь парларның никах мәҗелесен фотога төшергән, сабый. Әнисенә авырлык китермәс өчен, акча ягын кайгыртуы булган инде үзенә күрә. Тәкъдире тартып кайтарган инде…. Җәннәт түрләрендә булсын урыны . Амин», – дип сөйләде ул аның соңгы көннәре турында.

Ләйләгә багышланган шигырь.

Күзләр ачып, күзләр йомган ара

Чәлпәрәмә килде барысы да.

Җиләк чәчәгедәй ап-ак хыял…

Нокта куелды бүген барысына.

Хыял диңгезендә йөзде алар,

Өметләре канатлар бирде,

Саф мәхәббәт, назлы күз карашы –

Араларда җылылык йөрде.

Ләйлә карады Аделенә назлап,

Адел сулый алмый Ләйләсез,

Күзләр тидеме соң әллә сезгә,

Бер-берегезсез хәзер нишләрсез?

18 яшь – җиләк кебек гомер,

Күзләр явын алырлык матурлык.

Ләйләгә карап сокланмаслык түгел,

Хозурланып күзләр салырлык.

Боек төнбоектай күз карашың,

Сабырлыгың бишкә бүлерлек,

Уңганлыгың халык мактап сөйли –

Хыялларың гөлләр үрерлек.

…Назлы язда машиналы булдың,

Шаян җилдәй уйнаклап йөрдең,

Аделеңне чиксез сөя идең,

Бәхетеңне тик анда күрдең.

Бар көчеңне куеп тырыштың син,

Үрләр яулау иде исәбең,

Язмышлардан һичтә узмышлар юк –

Кемнәр куйган икән исәбен?

Раббым язса, дия белмәдеңме?..

Харап булды… өзелде… яшь гомер.

Барлык хыяллар да чәлпәрәмә килде,

Әйтерсең лә кап-кара күмер.

Керкәленең биек тау битләре

Киртә куеп сине туктатты,

Кызын көткән ана йөрәгенә

Шул минутта дөрләп ут капты.

Якыннарыңны утка салып, Ләйлә,

Китеп бардың кайтмас җирләргә.

Язмышлардан беркем кача алмый –

Калганнарга инде нишләргә?

Якыннары елый кочагына алып,

Җанын биреп терелтер иде,

Сулар сулышлары өзелгән шул,

Ташлап китә… нишләрсез инде.

…Язмыш сынауларын үтә-үтә

Җәннәтләргә китеп барышың…

Йөрәкләргә әрнү-сыкрау биреп,

Өелеп калды сары сагышың.

Оҗмах түрләрендә урының булсын,

Һәрбер дога барып ирешсен.

Әтисе дә каршы алып торсын –

Сөйгән сабые барып күрешсен.

Шөгер. Шәйдуллина Гөлфия.

Шигырь турында кызның әнисе: «Бик зур рэхмэт сезгә! Кызым Ләйлүшемнең урыны оҗмах түрләрендә булсын!» – дип язган.

Калган укучылар аларның кайгыларын уртаклаша. «Ачы кайгыгызны уртаклашам. Сабыйның урыны оҗмах түрләрендә булсын!», «Бик акыллы, гади, сабыр, чибәр кыз булып безнең күңелләребездә калыр, әнисенә, абыйсына күркәм сабырлыклар бирсен», «Гөлфия… Актарылды күңел, сыкрый йөрәк… Бу баланың үзен белмәсәм дә, искиткеч нәфис, уңган зат булуын аңлаттың. Рәхмәт. Бала югалту ачысын татыган әнисенә, якыннарына Аллаһы күркәм сабырлык бирсен… Гомере кыска булган балакайның… Ахырлары хәерле булсын».

Ләйләнең якыннарының ачы кайгысын уртаклашабыз.

 


Фикер өстәү