Казанда Химик урамында Kia «Газель»гә бәрелә. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы әйләнеп каплана — бер кеше һәлак була. Ике зыян күрүчене хастаханәгә озаталар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, әйләнгән машинада өч кеше: машина йөртүче һәм ике пассажир булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер пассажир һәлак булган, икенче пассажир һәм шофер хастаханәгә озатылган.
Шаһитлар Беломорская урамында ук Kia машина йөртүчесенең башка автомобильләрне тиз генә узуы хакында сөйләгән. Ә менә Химик урамында машина «Газель»га тиеп китә һәм әйләнеп каплана.