Татарстанда аерылышучылар саны арткан

Быелның гыйнвар – июль айларында республикада 8 395 пар аерылышкан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гаилә таркатучылар саны 221 парга, ягъни 2,7 процентка күбрәк.

“Росстат” мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле аерылышучылар саны бөтен Идел буе федераль округында арткан. Иң зур күрәткечләр Мари Илендә (+8,2%), Пермь краенда (+7,9%) һәм Саратов өлкәсендә (+5,8%) теркәлгән. Быелның гыйнвар – июль айларында Идел буе федераль округында 68 560 пар таркалган.

Ә менә өйләнешүчеләргә килгәндә, быелның җиде аенда Татарстанда 12 675 гаилә төзелгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, алтын балдак киючеләр 135 парга, ягъни 1,1 процентка азрак. Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында үсешкә ирешмәгән ике төбәкнең берсе, ди “Росстат” белгечләре. Ел башыннан бирле Ульян өлкәсендә дә өйләнешүчеләр саны азрак теркәлгән.

Идел буе федераль округында быел иң күп туйлар Мари Илендә узган. Шунысы кызык: биредә аерылышучылар саны да иң күбе. Быелның җиде аенда Мари Илендә 1 657 пар теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, өйләнешүчеләр саны 7,9 процентка арткан.

Агымдагы елның гыйнвар – июль айларында Идел буе федераль округында 3 467 пар кавышкан. Гаилә коручылар узган елдан 3,6 процентка кимрәк.


Фикер өстәү