Татарстан ипотека бирү буенча Идел буе федераль округында алдынгылыкка чыккан

Татарстан – 2022 елда ипотека бирү буенча Идел буе федераль округында алдынгылар сафында. ДОМ.РФ аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Екатерина Власова “Торак төзелешен үстерү” дигән темага багышланган онлайн-конференциядә шулай дип белдергән.

“Россия Банкы мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында бирелгән кредитлар саны Россия буенча уртача күрсәткечтән 1000 кешегә күбрәк. Иң югары күрсәткечләр – Татарстан, Башкортстан Республикаларында һәм Пермь краенда. Ташламалы ипотека программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсе бу”, – дип билгеләп үткән Власова.

Узган елда Татарстанда барлыгы 156 миллиард сумлык 47 мең ипотека кредиты бирелгән. Ипотека буенча уртача ставка 7,29 процент тәшкил иткән. Идел буе федераль округында барлыгы 855 миллиард сумлык ипотекага 298 меңгә якын гаилә торак сатып алган. Уртача ставка – 7,52 процент.
Екатерина Власова шулай ук республикада индивидуаль торак төзүнең иң зур өлеш алып торуын (файдалануга тапшырылган барлык торакның 71%ын) сөйләп үткән. 2022 елда республикада 2204 мең квадрат метр мәйданда 18 мең шәхси торак йорт калкып чыккан. Бу – алдагы елдагыга караганда 6 процентка күбрәк.

Белгеч сүзләренә караганда, округның 113 торак пунктында 1500 меңгә якын күп фатирлы йорт төзелеп килә. “Төзелешнең 50 проценттан артыграгы 5 шәһәргә: Уфа, Самара, Пермь, Казан һәм Ижауга туры килә”, – дигән Власова.

Хәзерге вакытта Татарстанда 18 торак пунктта җәмгысе 2247 мең квадрат метр мәйданда күп фатирлы йортлар төзелә. Республикада төзелә торган торак мәйданы 1 кешегә 0,58 квадрат метр туры килә.
Екатерина Власова шулай ук республикада эскроу-счетлар куллану нигезендә төзелешкә күчүнең төгәлләнүен искәрткән.


Фикер өстәү