Фәнни хезмәткәр Дилә Сәйфетдинова: «Арыш икмәге табыннан төшмәсен иде. Анда витаминнар да, аксым да күбрәк»

 Арпаны арыштан ничек аерырга? Арча кызы Дилә Сәйфетдинова бу культураларны Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтына килгәч кенә аерырга өйрәнә. Бүген инде ул – тәҗрибәле фәнни хезмәткәр. Аның белән фән дөньясына ничек килеп керүе, яшь галимнәргә мөнәсәбәт турында сөйләштек.

Дилә – Арча районының Көче Төрнәле кызы. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Юк, анда мал табибына түгел, сөт һәм май ризыкларының сыйфатын тикшерү өлкәсе буенча укый. Кулына диплом алгач, Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтының аналитик лабораториясенә эшкә керә.

– Ни бодай, ни арыш, ни арпаны аера белми идем әле ул вакытта. Авыл кызы булсам да, әти-әни колхоз, җир эшеннән читтәрәк йөртте. Лабораториягә эшкә урнашып, ашлыкның сыйфатын тикшерә башладым. Бу эшне яратып башкардым. Ашлыкның гомуми сыйфаты формалашуы минем өчен зур кызыксыну уятты. Шул вакыттан бирле мин профессор, биология фәннәре докторы Пономарева Мира Леонидовна кул астында фәнни хезмәт белән шөгыльләнә башладым.

Бүген ул – көзге арыш һәм тритикале селекциясе лабораториясендә яңа сортларны булдыру буенча белгеч. Шул ук вакытта аспирантурада белем ала. Анда арыш һәм бодай буенча фәнни хезмәт яза.

– Селекция эшен бөтен кеше дә башкара алмый. Шул ук вакытта без басуга чыгып, җирнең сулышын тоеп эшлибез. Челлә буламы, коеп яңгыр явамы, син, басуга барып, үз эшеңне эшләп кайтырга тиеш. Урак вакытында кичкә кадәр калырга да туры килә. Яңгырлар көтелсә, ял көннәрендә дә чыгабыз.  Эшем бик ошый. Гаиләмдә дә аңлыйлар, – ди яшь белгеч. – Мин алтышар сорт арыш һәм бодай белән эш итәм. Үзебез чәчәбез. Уңышны җыеп алып, складларда арыш озынлыгын үлчибез. Аннан алып кайтып тикшерәбез. Эшебез шундыйрак.

– Табигать үзгәреп тора бит, аннан соң инфекцияләр дә елдан-ел төрле.  Кышка карап, яз көне көзге арыш начар чыгарга мөмкин. Урак өстендә яңгыр яуса, арышның сыйфаты кими. Төрле үзгәрешләргә илтүче, табигать күренешләренә бәйле сәбәпләрен, йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын  билгелибез. Мәсәлән, 2021 елда корылык булды. Аның әлеге культураларга тәэсирен ачыкладык, – ди белгеч.

Диләнең басуга чыккан саен нәрсәгә булса да сөенеп кайта торган гадәте бар. Яз көне кырга чыккач та башка төрле хисләр били аны. Бөтен җир кап-кара. Ә ул утырткан көзге арыш ямь-яшел. Шул уҗымнарга карап шатлана. Көз көне исә башакның тулуын күрү – сөенечнең икенчесе.

Арыш үстерүче галимә, икмәк турында сүз чыккач та, бик зурлап сөйләде.

– Арыштан хәзер ак ипигә күчеп барабыз. Моны гаилә хәле яхшыру, акча ягы белән бәйләп аңлаталар. Әмма арыш ипиенең тәме дә, исе дә башка. Без аны онытмаска, ул безнең табыннан китмәскә тиеш. Анда витаминнар да, аксым да күбрәк, – ди Дилә Сәйфетдинова.

Фән белән кызыксынган яшьләргә мөмкинлекләр җитәме? Яшь галимә, шартлар бар, әмма хезмәт хакы аз булу сәбәпле, алар фәнгә бик тартылмый, дип җавап бирде.

– Фән ул – энә белән кое казу. Иртәгә үрләр яулыйм, дип кенә уңышка ирешеп булмый. Озак вакыт, сабырлык таләп итә. Белемне яңартып торырга кирәк. Мин институтка 2009 елда килгән идем. Шуннан бирле гел эзләнүдә, укуда. Зур ачышлар ясамасам да, фәнни хезмәтләр язу да бик көч сорый, – диде галимә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү