Оту һәм оттыру: Татарстанда икмәк бәясе күпме?

Республика аграрийларының кызу урак өсте дәвам итә. 16 августка булган мәгълүматлар буенча, Татарстан игенчеләре 512 мең гектарга якын мәйданнан 1 млн 986 тоннадан артыграк уңыш җыеп алды. Бу – барлык мәйданның 38,9 проценты дигән сүз. Кайсы гына районга шалтыратып, хәлләрен белешсәк тә, аграрийлар уңышның мул булуына сөенә. Күпчелек эре хуҗалыклар, фермерлар халыкка икмәк тә сата башлады. Алты-җиде районга шалтыратканнан соң, әлеге вакытта арпаның бер килограммын 9–12 сумга сатулары билгеле булды. Арыш – бер-ике сумга арзанрак, бодай, киресенчә, кыйммәтрәк йөри.   

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Лилия Купаева берничә баш терлек асрый.

– Узган көз, кыш айларында икмәкне 17–20 сумнан алдык. Быел да 15 сумнан артык төшермәсләр, дип уйлаган идем. Үзебезнекеләр арышның килограммын 9 сумнан сата икән. Бодай кыйммәтрәк булыр, дип әйтәләр. Сарман районында арпаны 12 сумнан тәкъдим итүчеләр бар. Күрше Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында «Чагылтау» җәмгыятендә әтинең пай җирләре бар иде. Аның өчен икмәк алып кайттык. Узган ел үзебезнең хуҗалык, икмәк булмау сәбәпле, халыкка бирми калган иде. Быел ике ел өчен бирмәсләрме икән, дип өметләнеп көтеп торабыз. Тик әлегә сүз кузгатучы юк дип беләм, – диде ул.

Мөслим районының Тамьян авылында гадәти булмаган токымлы сарыклар асраучы Айдар Шакировка терлек азыгын юнәтү арзанга чыга икән. Ул сарыкларына ашлык чистартудан калган калдыклар ашата. Аларны агрофирмадан бушлай барып ала.

– Алар аны чүпкә түгә, ә мин рәхәтләнеп файдаланам. Тегермәндә ашлык тартудан калган калдыкларны да әрәм итмәүләрен сорыйм, чөнки ул да малга бик файдалы. Анысының килограммын бер сумнан сатып алам. Ә арпаны районда 8–9 сумга алырга мөмкин. Аннан да түбәнгә төшермәсләр, дип уйлыйм. Районда олы мал тотучылар бик күп түгел, күпчелек халык кош-корт асрап көн итә. Алар да шул ук арпаны ала, – диде ул.

Мул уңыш алу, ашлык бәяләре төшү мал-туар асраучы халык өчен бик яхшы, әлбәттә. Бу көннәрдә алар барысы да диярлек кышка запас хәстәрләп калу ягын кайгырта. Шуңа күрә авылда бүген иң популяр сораулар: «Икмәкне ничә сумнан саталар икән?» «Арпа китерүче булмас микән?» «Сез кайдан икмәк алырга җыенасыз?» Тик фермерлар өчен файдагамы бу?

Арча фермеры Фәнис Әхмәтханов турында газетабызда берничә тапкыр язганыбыз булды. Күпләп терлекләр асраучы, игенчелек белән шөгыльләнүче фермер да быел мул уңыш җыеп алуга өметләнә. Әлеге вакытта арпа суктыра, чиратта – бодай. Бүгенгә чыккан уңышка шөкер итәрлек, ди ул. Билгеле, үзеннән артканын халыкка да бирә. Бүген ул арпаның бер килограммын ун сумнан сата.

– Районда башка фермерлардагы бәяләре белән кызыксынганым юк. Күпчелеге сатмый әле, дип беләм. Минем саклар урыным күп булмагач, сораучыга бирә башладым. Алган кешегә арзан бәягә кирәк инде. Мал асраучыларны да аңлап була. Тик фермер өчен бәя төшү яхшы түгел, әлбәттә. Чыгымнар зур булды. Ашламалар, ягулык, запас частьлар бәяләре язын бик артты. Шундый чыгымнар чыгарып, язын, җәен эшләдек- эшләдек тә, хәзер икмәк бәясе бөтенләй төште. Һәм нәтиҗәдә безнең өчен бернинди файдасы юк, дип әйтергә була. Сөт бәясен дә 25 сумга төшереп куйдылар бит. Ярый ла бездә 30 сумнан алалар әлегә. Башка бик күп районнарда төште бит. Бөтен җирдә бәя күтәрелгәндә, авыл хуҗалыгында, киресенчә, төшерәләр. Зыян эшлиселәре килә икән, безнең тармакка килеп төртелә. Шуңа күрә авылда эшләүче юк инде, – диде фермер.

Гадәттә, эре хуҗалыклар, фермерлар көздән калган азыкны язын кыйммәтрәк бәядән сату ягын карый. Фәнис абый да саткан аны. Тик һава торышын, уңыш ничек буласын алдан белми торып, запассыз да калып булмый дип, шактый ашлыгын калдырган булган.

– Узган ел без менә шушы урак өстендә арпаны 15 сумнан саткан идек. Бераздан ул 17 сумга менде. Язын бар запасны сатып бетерергә курыктым шул. Дөнья хәлен белеп булмый дип, калдырган идем, – диде ул.

Мул уңыш булгач, халык икмәкне арзанрак бәядән сатарлар, дип көтә, билгеле. Ләкин эшкәрткән, үстергән кеше өчен аның файдасы әллә ни калмый булып чыга.        Буа районының Ташкичү авылында комбайнчы Салих Әхмәдуллин әйтүенчә, районда арпаны – шулай ук 8, бодайны 9 сумнан саталар.

– Мин үзебезнең кошларга җитәрлек азыкны үзем хәстәрлим, сатып алганыбыз юк. Ә халык бу көннәрдә азык юнәтү белән мәшгуль. Кешеләр шатланса да, бәя төшкәч, фермерларга авыр. Халыкка да яхшы, фермерлар да канәгать булсын өчен, ниндидер өстәмә ярдәм чаралары турында уйларга кирәктер, – диде ул.

 

 

 

 


Фикер өстәү