Казанда бер пенсионер, үз йорты белән яшәргә хыялланып, 3 миллион сумын югалткан

Казанда яшәүче бер ир-ат картлык көнендә шәһәр читендә үз йорты белән яшәргә хыялланып, үзе дә сизмәстән, мошенниклар белән элемтәгә кергән.

63 яшьлек гади эшче – Владислав Бессонов хыялын тормышка ашыру өчен Казанның бер төзелеш фирмасына 3 миллион сум акчасын чыгарып биргән. Тик инде ул бер ел буе яңа торакта яшәргә тиеш булса да, әлегә җир кишәрлегендә йорт нигезен һәм төзүчеләр ташлап калдырган эш коралларын гына күрергә мөмкин.

“Оешма вәкиле белән соңгы очрашуымда шул билгеле булды: янәсе, миннән акча алган кешене машина бәрдергән, ә акчалар җилгә очып юк булган”, – ди Бессонов.

Ул юрист яллаган. Хәзер алар, икәүләшеп, төрле инстанцияләргә шикаятьләр язу белән мәшгуль. Әмма әлегә җинаять эшен кузгатудан баш тарту турында карарлар гына килә икән. Ир-ат һәм юрист фикеренчә, мошенниклык һәм документларны ялганлап ясау очрагы булса кирәк бу.

“Документларны тикшергәндә, имзаларның кулдан куелмаганлыгы ачыкланды. Килешүләрдә һәм түләү документларында алар басылган һәм шуңа юридик яктан гамәлдә түгел”, – дигән фикердә Владислав Бессонов.

Телгә алып үтелгән фирма урнашу урынын үзгәрткән. Оофисын элекке урыннан табып булмаган. Шулай ук оешманың сайты яки социаль челтәрдәге сәхифәләре дә юк. Шул ук вакытта Владислав искәрткәнчә, оешма әле бер ел элегрәк кенә үзен актив төстә рекламалаган. Хәзер пенсионер, яңадан акча җыю өчен, эшләвен дәвам итә. Әмма шәхси йортлы булу турында хыялы гына тормышка ашарга җыенмый, дип хәбәр итә “Татарстан 24”.


Фикер өстәү