Узган ялларда республикада 10 кеше һәм 1 оешма мошенниклар корбаны булган

Узган ялларда республикада 10 кеше һәм 1 оешма мошенниклар корбанына әйләнгән. Чаллыдан – 4, Казан һәм Әлмәттән – 2шәр, Яңа Чишмә, Нурлат районнарыннан – 1әр кеше, Бөгелмәнең 1 компаниясе кырыгалдарлар кармагына эләккән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Чаллыда 74 яшьлек хатын-кыз, кызының авариягә эләгүенә ышанган һәм мәсьәләне хәл итүгә өметләнеп, курьерга 1,5 миллион сум акча биреп җибәргән.

Аферистлар кешеләрне алар алмаган кредиттан коткарырга вәгъдә итеп тә алдый. Чаллыда 61 яшьлек ханым 17 көн буе телефон аша мошенниклар белән аралашкан. Аның исеменә кемнәрнеңдер кредит рәсмиләштерергә маташуына ышандырып, моңа юл  куймас өчен, кредит алып, акчаны «махсус» счетларга күчерергә күндергәннәр. Шулай итеп, пенсионер барлыгы 4119000 сум заем акчасы алып, шуны кырыгалдарлар счетына күчереп куйган.

Тиз генә баеп китмәкче булып, киресенчә, акчасыннан мәхрүм калучылар да бар. Яңа Чишмә авылында 1966 елгы пенсионер ханым, миллионнар эшләргә хыялланып, 16 көн эчендә 3 миллион сум акчасын югалткан. Хәтта акчаны кемнәрнеңдер телефон номерына гына күчерү дә аңарда бернинди шик тудырмаган.


Фикер өстәү