Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты

Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашу барышында гражданнарның торак, хезмәт һәм социаль хокукларын нәтиҗәле яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Казанга визиты кысаларында Николай Шишкин Татарстан Республикасы прокуратурасында узган коллегия утырышында катнашты, ул катлаулы тышкы сәясәт һәм икътисади факторлар шартларында эшкуарлык субъектлары һәм инвесторларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен прокурор күзәтчелеге мәсьәләләренә багышланган иде.


Фикер өстәү