Рөстәм Миңнеханов Татарстан Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

Узган елда прокуратура органнарына халыктан 96 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Ведомство хезмәткәрләре 10 меңнән күбрәк закон бозу очрагын ачыклап, тиешле чаралар күргән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратура коллегиясе утырышында белдерде. Коллегия прокуратураның узган елдагы эш йомгакларына һәм быелгы бурычларына багышланды.

Россия генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белдергәнчә, республикада җинаятьләрне ачу күрсәткеченең кимүе күзәтелә. Идел буе федераль округында әлеге күрсәткеч уртача 54,3 процент тәшкил итсә, республика буенча 45,6 процент кына. Николай Шишкин акча яки башка мөлкәтне «юу»га бәйле җинаятьләрне ачыклау эшенең нәтиҗәсезрәк булуын искәртте. Быел бары тик 9 шундый җинаять исәпкә куелган. Шул ук вакытта округ буенча бу сан – 220, ил буенча – 923. Моннан тыш ул прокуратурага өлешчеләр, хезмәт хакын вакытында түләмәүчеләр буенча, кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокукларын, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча эшне көчәйтергә кушты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия барышында ведомство хезмәткәрләренең республика законнарын үтәтү, кешеләрнең проблемаларын хәл кылу буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте.
– Республика прокуратурасы килеп туган катлаулы шартларда үз бурычларын сыйфатлы башкарды. Халыкның прокурорларга ышанычының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент ветераннар, инвалидлар, пенсионерлар һәм балигъ булмаганнарны яклауның аерым игътибар үзәгенә алынуын басым ясап әйтте. Аның сүзләренә караганда, прокурор чаралары ярдәмендә дистәләрчә мең кеше хезмәт хакын алуга, бушлай торакка, даруларга яки матди яктан тәэмин ителүгә хокукларын торгыза алган. Эшмәкәрләр белән эшләүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов алга таба да административ киртәләргә каршы көрәшүне дәвам итүнең, бизнеска үсәргә комачауламауның мөһимлеген искәртте. «Кызганыч, узган елда мәгариф оешмаларының иминлеге өлкәсендә җитди проблемаларны фаш иткән фаҗига булды. Прокурор тикшерүләре бу өлкәдә йөзләрчә кимчелекне ачыклады. Бүгенгә без уртак тырышлык белән шуларның күпчелеген юкка чыгару мөмкинлеген таптык», – дип искә төшерде Татарстан Президенты. Ул алга таба да әлеге проблеманы күз уңыннан ычкындырмауны сорады.
– Шулай ук интернет челтәрендә җәмгыятьтәге хәлләрне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән ялган мәгълүматларны ачыклау буенча кыю төстә эш итәргә кирәк. Кешеләрнең сәнәгатьтә иминлеге, өйдә газ җиһазларыннан файдаланудагы иминлек тә зур игътибар таләп итә, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент, утырышка йомгак ясап, узган елдагы кыенлыкларга карамастан, Татарстан прокуратурасының чираттагы тапкыр үзен нәтиҗәле орган буларак күрсәтүен әйтте.


Фикер өстәү