Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районы Советының 2022 ел йомгакларына багышланган утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов райондагы берничә объектта булды. Бу: «Хан-Су» шифалы суын тутыру цехы, шулай ук Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе (учреждение 2008 елдан бирле эшли).

Икътисадый вәзгыять турында төп нотык белән Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбәтов чыгыш ясады. 2022 елда Чирмешән районында нефтьчеләр 3,4 млн тонна нефть чыгарган, бу Татарстанда гомуми нефть чыгаруның 10%ын тәшкил итә. «Нефть тармагында 663 Чирмешән кешесе хезмәт куя. Чирмешән районы буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 2,1 млрд. сум тәшкил итте. 2023 елның 1 гыйнварына эшсезлек дәрәҗәсе 0,34% булган, ягъни 32 эшсез кеше теркәлгән. Агымдагы ел башына вакантлы урыннар саны 58. Вакансияләр арасында ветеринария табибы, баш агроном, тракторчы, машина йөртүче эшче һөнәрләренә ихтыяҗ зур», — дип билгеләп үтте нотыкчы.

Узган елгы бәяләүләргә караганда, районның җыелма эчке продукты күләме 32,3 млрд. сум тәшкил иткән. Район икътисадының нигезе — сәнәгать. Аның өлешенә җыелма территориаль продуктның 90%ы туры килә, җитештерүнең төп өлеше нефть чыгаруга карый.

Рөстәм Миңнеханов сессия барышында 2022 елның барлык кыенлыкларга карамастан, республикада икътисадта уңай нәтиҗәләр белән тәмамлануын әйтте. Җыелма төбәк продукты – 6%ка, сәнәгать җитештерүе – 6,6%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе – 25,6%ка, төзелеш эшләре күләме – 20,0%ка, инвестицияләр 5,5%ка арткан.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә икътисад тармакларына һәм турыдан — туры гражданнарга ярдәм итүнең үз вакытында һәм колачлы чаралары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елда 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, шул исәптән 3 млн кв.метрдан артык торак, 1200дән артык ишегалды территориясе, 66 җәмәгать киңлеге һәм башка объектлар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук район үзәгенең тышкы кыяфәтенә дә кагылды һәм Чирмешәнне төзекләндерергә өндәде. «Район үзәген тәртипкә китерергә кирәк. Башка районнар кебек түгел. Эш-көч куюны таләп итә торган объектлар бар. Бирегә безнең архитектура десантын җибәрергә кирәк — алар карасыннар, киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирсеннәр. Район үзәге матур булырга тиеш дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук терлекчелек һәм игенчелек үсешенә зур игътибар бирергә чакырды: уңышны арттыру өчен ашламаларны активрак кулланырга, сөт җитештерүне арттырырга.

Татарстан Рәисе шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерү темасына да кагылды. Аның сүзләренчә, район буенча абсолют саннардагы статистика начар түгел, әмма бу өлкәдә мәшгуль булган җирле халыкның өлеше каралганда сораулар туа. «Эшкуарлыкта җан башына эшләүчеләр саны буенча сез 37 нче урында», — дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.

Шуны да искәртик: 2022 елда Татарстанда 205 млрд. сумлык рекордлы юл эшләре башкарылган, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы шул юнәлешләрнең берсе. Чирмешән районында әлеге программа буенча «Южный» мкр урамнарына, тротуарлары белән бергә, асфальт җәю буенча эшләр башкарылган.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Чирмешән районы башка муниципаль районнар арасында җыелма территориаль продукт (ҖРП) буенча 18 нче урында, ул (бәяләүләр буенча) – 32,3 млрд.сум, 19 нчы урында — төяп җибәрелгән товарлар һәм хезмәтләр күләме буенча (18,7 млрд. сум). Бу — республика икътисадына лаеклы өлеш.

Рөстәм Миңнеханов туктаган башка темалар демография, районның нефть чыгаруга бәйле булмаган тармакларында хезмәт хакларын арттыру мәсьәләләренә кагыла иде.

«Гомумән алганда, район тотрыклы, зур потенциалы бар. Агросәнәгать комплексы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар мәсьәләсе буенча да эшләр бар. Ярлылыкка каршы көрәш һәм демографияне арттыру мәсьәләләре дә сезнең тикшерүдә булырга тиеш», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Медицина сыйфатын күтәрү, аның үтемлелеген тәэмин итү, гаилә институты кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өстенлекле бурыч булып кала.


Фикер өстәү