Рөстәм Миңнеханов Казанда Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинга мемориаль такта ачуда катнашты

Бүген Казанда Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Беккин улы Сафиуллинга мемориаль такта ачтылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Мемориаль такта Советлар Союзы Герое, 38 нче укчылар дивизиясе һәм 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры (7 нче гвардия армиясе), генерал-лейтенант Гани Сафиуллин (01.07.1905-14.10.1973) яшәгән Адамюк урамы, 4 йорт фасадында ачылды. Чара Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышлана.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Советлар Союзы Герое Сафиуллинга мемориаль такта — хөрмәт һәм халык мәхәббәте чагылышы. Аның батырлыклары безнең хәтеребездә һәм йөрәкләребездә мәңгегә калачак.

Рөстәм Миңнеханов Арча районының Иске Кишет авылындагы гади йортта Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинга багышланган музей комплексы ачылуын искәртте. Казан һәм Арча муниципаль районындагы урамнар аның исеме белән аталган.

Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы Гани Сафиуллин исемен йөртә.

Бөек Ватан сугышы фронтларында Гани Сафиуллин үзен якты һәм тәҗрибәле командир итеп таныта. 38 укчылар дивизиясе белән командалык итеп, ул иң канкойгыч сугышларның берсендә — Сталинград янында немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша. 1943 елда шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

«2 февральдә илебез Сталинград сугышында Совет Армиясенең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулуны билгеләп үтә. Без илебез геройларын искә алабыз һәм хөрмәт итәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Кызыл Армия сафларына чакырылган Татарстан халкы һәм анда яшәүчеләр саны 700 меңгә якын кеше тәшкил итә. Аларның яртысыннан артыгы һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк».

Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

/ТР Президенты Матбугат хезмәте


Фикер өстәү