Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов административ аппаратның атамасын үзгәртү турындагы карарга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 маддәсенең 2 өлешенә нигезләнеп, ТР Президенты Аппаратын ТР Рәисе Администрациясенә үзгәртергә һәм аның Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе дип кыскартылган атамасын кертергә карар итәм», диелә текстта.
Билгеләп үтелгәнчә, карар дүшәмбе, 6 февральдә, үз көченә керә. Аңа ике кушымта беркетелгән. Шуларның берсендә гомуми кагыйдәләр (Администрациянең төп бурычлары һәм функцияләре, аның структурасы), икенчесендә аппарат хезмәткәрләренең саны һәм аларның яңа атамалары язылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat